"Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" төбәк программасы буенча Иштуган тимер тюл разъезды бистәсендә заманча модульле фельдшер-акушерлык пунктын төзү эшләре төгәлләнде. Яңа ФАПта диагностик тикшеренүләр үткәрү, ашыгыч ярдәм күрсәтү һәм башка төр медицина процедураларын башкару өчен кирәкле җайланмалар бар. Бу күрсәтелә торган хезмәтләр дәрәҗәсен сизелерлек арттырачак һәм бистәдә яшәүчеләр өчен медицина ярдәме алу мөмкинлеген яхшыртачак.