Бүген, 31 октябрьдә, башкалабыз Казанда, «Игелекле Татарстан» премиясенең икенче этабына чыккан организациялар презентацияларын якладылар. Биредә республикабызда волонтерлык белән шөгыльләнгән, игелекле эшләр башкарган, коммерцияле булмаган оешмалар, районнарда ачылган "Игелек" үзәкләре катнашты. Икенче этапка чыгучылар арасында безнең районнан "Игелекле Саба" игелек үзәге дә бар. Алар районда волонтерлык эшчәнлегенең торышы, ирешкән уңышлары һәм башкарылачак эшләре турында сөйләделәр.