Саба районы волейболчылары бронза медальгә лаек булдылар!
24 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр Мамадыш шәһәрендә XXII-нче "Сәламәтлек" авыл Спартакиадасы программасы кысаларында, авыл районнары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының финал уеннары узды. Анда республиканың төрле почмакларыннан иң көчле командалар, шул исәптән безнең горурлыгыбыз - Саба районы спортчылары да катнашты.
Уеннарда, Саба районы хатын-кызлар җыелма командасы һәм районның ир - атлар җыелма командасы 3 нче урынны алды.
Җиңүче командаларны һәм "Яшьлек" яшьләр үзәге тренерлары Хөснетдинов Илназ Ханиф улын, Башарова Снежана Марат кызын җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!