Һәр ел саен Саба мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә көзге бал үткәрелә. Залга кергәндә шунда ук бәйрәм, могҗиза, көз көтү атмосферасына чумарга мөмкин иде. Бу матур һәм истә калырлык чара — барлык укучылар өчен иҗади сәләтләрен күрсәтү, кызыклы коллектив эшчәнлеккә кушылу, дуслар арасында ял итү өчен бик яхшы мөмкинлек. Программага конкурслар, уеннар, табышмаклар, көзге җырлар, биюләр кертелгән иде. Чара күңелле һәм дустанә шартларда узды. Укучылар бик күп уңай эмоцияләр алдылар