23 октябрь көнне район хакимиятенең актлар залында Саба муниципаль районында волонтерлык, ягъни иреклеләр мәсьәләләре буенча Совет утырышы узды.

2025 елның 24 октябре, җомга

23 октябрь көнне район хакимиятенең актлар залында Саба муниципаль районында волонтерлык, ягъни иреклеләр мәсьәләләре буенча Совет утырышы узды. Утырышны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы, «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаил улы алып барды. Биредә  район мәгариф идрәсе, социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре катнашты."Игелекле Саба» игелек үзәге җитәкчесе Дәүләтшина Венера Наил кызы,  Саба муниципаль районында волонтерлар хәрәкәтенең торышы һәм үсеш перспективалары белән таныштырып чыгыш ясады. Катнашучылар волонтерлык эшчәнлеге, волонтер сәгатьләре турында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. 

Утырыш нәтиҗәләре буенча алдагы максатлар билгеләнде һәм куелган бурычларны гамәлгә ашыру планы эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International