Бүген спорт комплекста төрле категориядәге мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында кул көрәше буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты узды.
Ярышлар уң һәм сул кулда үткәрелде, кагыйдәләр нигезендә, катнашучыларны авыру төрләре һәм авырлык категорияләре буенча бүлделәр.
Ярышларда катнашучыларны һәм җиңүчеләрне уңышлы чыгышлары, яхшы нәтиҗәләре һәм призлы урыннары белән котлыйбыз!