"Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре, Саба гимназиясе коллективы белэн берлектә әтиләрне бәйрәм белән котлады.

2025 елның 18 октябре, шимбә

"Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре, Саба гимназиясе коллективы белэн берлектә әтиләрне бәйрәм белән котлады. Бу көннәрдә һәркайда әтиләр көне уңаеннан төрле чаралар үтә. "Әтисенең шатлыгы, әтисенең горурлыгы" спорт-күңел ачу чарасына бу көнне мәктәпнең иң актив гаиләләре җыелган иде.

 Күңел ачу чарасында биш команда көч сынашты.Катнашучылар төрле конкурсларда үзләренең осталыкларын, чыдамлыкларын күрсәттеләр.Ә әниләр аларга көч биреп торды.

Иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу! Бер команда да бүләксез калмады. Һәр катнашучыга грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле әтиләр! Балаларга гел шулай үрнәк, ярдәмче һәм терәк булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International