16 октябрь көнне Лесхоз интернат-йортында “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениясенең Саба бүлекчәсе җитәкчесе Ягъфәрова Г. Н.һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы дәүләт автоинспексиясе инспекторы Насыйбуллин И. Д. өлкәннәр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр.
Инспектор юлны ничек дөрес кичү турында җентекләп сөйләде. Тәүлекнең караңгы вакытында күренеп торуның никадәр мөһим булуын әйтте.
Инспектор һәркемгә яктылыкны кире кайтара торган элементлар җыелмасын тапшырды һәм аларны киемдә ничек дөрес урнаштырырга икәнен күрсәтте. Өлкәннәр бүләкләрне кызыксынып карадылар һәм юлда куркынычсызлык турында сораулар бирделәр. Очрашу азагында тәрбияләнүчеләр кунакларга файдалы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә иттеләр.