Мишә авыл җирлегендә мобиль поликлиника

2025 елның 14 октябре, сишәмбе

Лесхоз бистәсендә 14.10.2025 мобиль поликлиника эшли башлады. Төп бурыч-җирле халыкны диспансерлаштыру. Профилактик чаралар авыр авыруларны иртә стадияләрдә, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары, онкология авыруларын ачыкларга ярдәм итә, бу исә үлем очракларын киметергә ярдәм итә. Мобиль поликлиниканың эше "Сәламәтлек саклау"илкүләм проекты буенча алып барыла.

Мобиль поликлиникада МКДЦ клиника-диагностика үзәгенең тәҗрибәле табиблары: офтальмолог, травматолог, гинеколог, кардиолог, хирург һәм башка белгечләр кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International