Саба районы волейболчылары җиңү белән кайттылар!

2025 елның 14 октябре, сишәмбе

Саба районы волейболчылары җиңү белән кайттылар!

12 октябрь көнне  Алексеевский бистәсендә "Татарстан новый век  - Татарстан Яна Гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте призларына ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Биредә хатын-кызлар командасы көчле уен күрсәтеп лаеклы 1 нче урын  яулады.

Ир-атлар командасы, шулай ук призлы 3 нче урынга лаек булды.

 "Яшьлек" яшьләр үзәге тренерлары Хөснетдинов Илназ Ханиф улына  һәм Башарова Снежана Марат кызына  яхшы уенчылар әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, аларга һәм командаларга гел шулай  җиңүләр юлдаш булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International