“Көз бәйрәме”

2025 елның 14 октябре, сишәмбе

    Балалар бакчасында бәйрәмнәр  -  һәрвакыт тылсым. Ә  көз елның иң тылсымлы вакыты булып санала.  Елдагыча октябрь аенда МБМБУ Саба 1нче “Шатлык” балалар бакчасында төрле яшь төркемнәрендә Көз бәйрәмнәре уза.  Көзне моңсу вакыт дисәләр дә, балалар аяк астында коелган алтынсу яфраклар кыштырдавына, яңгырда кулчатыр астында йөрергә кызыклы булганга шатлана беләләр.  Менә ни өчен балалар бакчасында Көз бәйрәме балаларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булып тора. Бу  гаҗәеп тылсымлы буяулар, яфраклар, яшелчә һәм җиләк-җимешләр парады, тәрбияләнүчеләрнең яңгыравыклы көлүләре, елмаюлар һәм күңел ачулар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International