8 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр, Казанда, авыл яшьләрен үстерүгә юнәлдерелгән зур вакыйга: «авыл энергиясе» халыкара конгрессы һәм «авыл көче» форумы узды.

2025 елның 14 октябре, сишәмбе

8 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр, Казанда, авыл яшьләрен үстерүгә юнәлдерелгән зур вакыйга: «авыл энергиясе» халыкара конгрессы һәм «авыл көче» форумы узды. Форум, аграр сектор үсешенә өлеш кертергә омтылучы йөзләгән талантлы яшьләрне берләштерде.

Бу көннәр тәҗрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм авыл территорияләре алдында торган проблемаларны хәл итүдә яңа алымнар эшләү мәйданчыгына әверелде. Чараларны «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе»белән берлектә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы оештырды. Форумда яшь белгечләр, эшмәкәрләр, экспертлар катнашты.

Биредә, Саба муниципаль районыннан җаваплылыгы чикле «Игенче» җәмгыятенең яшь авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сәмигуллин Айзат катнашты.

Аның тәҗрибәсе һәм инициативасы күп кенә яшь хезмәттәшләренә үрнәк булды, авылны үстерүдә һәр яшь белгечнең роле никадәр мөһим икәнлеген күрсәтте. Айзат авыл хуҗалыгының киләчәген үз күзаллаулары белән уртаклашты, инновацион технологияләрнең һәм табигатьтән файдалануга тотрыклы якын килүнең мөһимлеген ассызыклады.

«Авыл көче» форумы мөһим фикерне раслады: безнең авылларның киләчәге халыкның, бигрәк тә яшьләрнең, карарлар кабул итүдә һәм үсеш планнарын тормышка ашыруда актив катнашуына бәйле. Киләчәк буыннарга лаеклы тормыш тәэмин итеп, авылларыбызның мәдәни мирасын һәм табигый байлыкларын бары тик бергәләп кенә саклап кала алачакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International