Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы гранты ярдәмендә, “Яшьлек” яшьләр үзәге, “Иңне иңгә” проектын тормышка ашыруны дәвам итә. Проект кысаларында,11 нче октябрь көнне, Саба урта мәктәбе базасында, “Җиңүгә бер адым” дип исемләнгән батырлык дәресе үтте.
Бу гади генә дәрес түгел. Югары сыйныфларда укучы һәм армия сафларына алынырга торучы ир-егетләр, бу көнне районыбыз һәм республикабызның батыр уллары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм районыбызның иң зур кунагы, «Сугышчан туганлык» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе, генерал-майор Вениамин Чубаренко, комитет әгъзасы майор Роман Арестов белән очраштылар. Очрашуда шулай ук, Инвестиция үсеше һәм эшкуарлыкны яклау буенча Саба муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов, Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссариат урынбасары, “Батырлык” ордены кавалеры Айрат Садиков, Саба һәм Теләче районнарында гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге мөдире Равия Фаттахова, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәркиз Мифтахова, районыбызның актив волонтеры, махсус хәрби операцияда алгы сызыкларга йөк ташучы Җәмил Янгучин, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, шулай ук , махсус хәрби операцияда алгы сызыкларга йөк ташучы Ленар Вәлиев, Мөдәрис хәзрәт Гимранов, районыбызның сугышчы-интернационалистлары, “Кайнар нокта”ларда хезмәт итүчеләр катнашты. Килгән кунакларны волонтерлар мәктәп коридорында мастер-класслар белән каршы алдылар. Иң элек алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга бүләк итеп ясалган беләзекләр ясап күрсәттеләр. Аннан соң кунаклар балаларның солдатларга ясаган рәсемнәре һәм хатлары белән таныштылар.
Чараны Саба урта мәктәбе директоры Данис Яруллин башлап җибәрде. “Батырлык дәресләре” балаларда патриотизм, Ватанга мәхәббәт тәрбияли, бүгенге очрашу да сезнең күңелләргә игелек орлыклары салсын иде”,- диде ул. Алга таба сәхнәгә Мөдәрис хәзрәт Гимранов чыгып, яшьүсмер егетләргә әти-әнигә хөрмәт, туганлык җепләре, дуслык, туган илгә, туган җиргә мәхәббәт турында сөйләде.
Балалар каршысына көтеп алынган кунак, «Сугышчан туганлык» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе, генерал-майор Чубаренко Вениамин Николаевич чыкты. “Ватан ул – сез, яшәгән йортыгыз, мәктәп ишегалды, сезнең укытучылар һәм без барыбыз да. Бирегә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чарага да патриотлык хисе белән изге миссия үтәргә – хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның батырлыгын билгеләп үтәргә килдек. Зур сынаулар кичергән илебезгә кабат куркыныч килде. Бүген безгә каршы 58 ил сугыша. Күз алдына китерүе дә кыен. Шундый шартларда да составында бурятлар, якутлар, татарлар булган Россия хәрбиләре Ватан алдындагы бурычын лаеклы үти. Җиңүгә ышаныч шулай туа, без җиңәчәкбез дип икеләнми әйтергә була”,– диде Вениамин Чубаренко һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга "Сугышчан туганлык" ветераннар оешмасы алдындагы казанышлары өчен" һәм “Ветеран боевых действий” медальләре тапшырды.
Районыбызның көмеш волонтерлары һәм яшь волонтерлар – укучылар , мәктәп коллективлары тарафыннан махсус хәрби операцияда булучыларга зур ярдәм күрсәтелә. Аларның эшчәнлеге видеоларда күрсәтелеп китте. Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссариат урынбасары, Айрат Камил улы Садиков Саба районы волонтерларына, аерым алганда Җәмил абый Янгучинга, Саба гимназиясе һәм Саба урта мәктәбе коллективларына рәхмәт хатлары тапшырды.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов, яшьләргә чыгышында хәрби хезмәткә зур әзерлек белән килүләрен сорады. “Сез илебезне сакларга әзер булмасагыз мондый матур мәктәпләр дә, урамнар да , юллар да, спорт учреждениеләре дә булмаячак. Бүген безнең егетләребез зур батырлыклар кыла.Үрнәк итеп күрсәтер, сөйләр , безнең тыныч тормыш өчен гомерләрен биргән райондашларыз бик күп безнең”,- диде ул.
Сәхнәгә армия сафларына алыначак егетләр дә менде. Аларга район башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов исеменнән котлау открыткалары һәм изге теләкләр юлланды.
“Дуслыкның кадерен белегез, үзегезне саклагыз, акыллы булыгыз һәм иң мөһиме бернидән, беркемнән дә курыкмагыз. Чөнки сез Татарстаннан, ә Татарстан егетләре кайда да сынатмый. Шушы составта без сезнең исәнсау хезмәт итеп кайтуыгызны көтеп калабыз”,-дип армияга китәсе егетләргә генерал-майор Чубаренко Вениамин Николаевич та изге теләкләрен җиткерде.
Яшьләрдә патриотизм , Ватаныбызны сакларга әзер тору хисләре тәрбияләүне максат итеп куйган “Җиңүгә бер адым” батырлык дәресенең икенче өлешендә яшьләр белән “Ватан чакыра” дип исемләнгән квиз уен оештырылды.