6 октябрь көнне, Саба гимназиясендә, «Яшьлек» яшьләр үзәгеннән килгән дусларыбыз белән ике якты датаны — Укытучылар көнен һәм үзидарә көнен берләштереп, чын мәгънәсендә кызыклы уен оештырдык.Укытучыларыбыз бу чакыруны кыю кабул иттеләр һәм үзләренең талантлы укучылары белән көрәшкә керделәр. Тапкырлык, зирәклек һәм эрудиция буенча көч сынаштылар. .Интеллектуаль уен барлык катнашучыларга уңай хис-кичерешләр һәм якты тәэсирләр диңгезе бүләк итте. Без тагын бер кат мәгарифнең акыл, илһам һәм үзара хөрмәт бәйрәме булуына инандык. «Яшьлек» яшьләр үзәгендә эшләүче белгечләргә күчтәнәч, буләкләреөчен аеруча рәхмәт әйтәсе килә.
Барлык катнашучыларны котлыйбыз һәм яңа уңышлар һәм ачышлар телибез! Бердәмлектә көч!