Радиога сәяхәт

2025 елның 10 октябре, җомга

6нчы октябрь көнне Сабаның 6 нчы номерлы "Балачак" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр "ДУЛКЫН" радиосында экскурсиядә булдылар. Экскурсия бик кызыклы һәм мавыктыргыч булып чыкты. Экскурсовод Мөбәрәкова Әлфия Галимҗан кызы балаларга радиода нәрсә белән шөгыльләнүләре турында кызыклы итеп сөйләде. Балалар радиода булган һөнәрләр турында белделәр, яңалыклар редакторы, тавыш инженерлары, радио алып баручы һәм тавыш режиссеры эшли торган берничә студиядә булдылар. Балалар тавышның нинди булуын һәм тавыш режиссерының аны үз компьютерында ничек үзгәртә алуын күрделәр, бу бигрәк тә күңелле булды. Балалар шулай ук үзләрен радио алып баручы ролендә сынап карадылар - шигырьләр сөйләделәр, әби-бабайлары хөрмәтенә җыр җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International