Саба туган якны өйрәнү хезмәткәрләре Казан шәһәренең 49нчы мәктәп укытучылары өчен «Туган як тарихы һәм истәлекле урыннары» туристик маршруты буенча экскурсия оештырды.
Алар Н.М. Миңнеханов исемендәге дендрологик бакча, оранжереядә, “Кыңгыраулар”, Саба туган якны өйрәнү музеенда, “Ямьле Саба” яр буенда булдылар. Экскурсия барысына да ошады, шуңа да укытучылар җәй көне безгә кабат киләчәкләрен әйттеләр.