1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, аларның олы тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам һәм җылы рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек бирә.

‎Саба муниципаль районында да бу көн уңаеннан төрле чаралар үткәрелә. Инде традиция буенча өлкәннәр көне уңаеннан Саба шәһәр җирлеге белән берлектә RASHa-Мебель кибетләр челтәре җитәкчесе Шәрәфиев Рафис Идварт улы да бу чарада елдагыча катнашырга теләк белдерде. Өлкәннәребезгә матди ярдәм күрсәтү теләгеннән, Байлар Сабасы, Колхоз урамы, 12 йортта урнашкан RASHa-Мебель кибете сатучылары быел да өч дистә өлкән буын кешеләренә кыйммәтле конверт тапшырдылар һәм RASHa-Мебель кибетләр челтәренең рәсми төсе булган кызгылт сары шарлар белән 10% ташламага купон бүләк иттеләр. Шулай ук бүләкләр тапшырылган һәр өлкәннәребезгә нык сәламәтлек, рухи күтәренкелек, озын бәхетле тормыш, туганнары һәм якыннары тарафыннан яратуын һәм игътибарларын тоеп яшәүләрен теләп котлау сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International