"Яшьлек" яшьләр үзәге муниципаль бюджет учреждениесе, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелгән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының яшьләр сәясәте учреждениеләре арасындагы грантлар конкурсында откан проектын тормышка ашыра башлады.
Әлеге конкурс кысаларында, "Яшьлек" яшьләр үзәге “Иңне иңгә” (“Плечом к плечу”) проекты белән 1 миллион сумлык грант откан иде.
Проект, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланып, яшьләрдә патриотик рух, ватанчылык хисе тәрбияләү, хәрби хезмәткә әзерлекне үстерү, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә булган ир-атларыбызның гаиләләре белән элемтәдә торуны үз эченә алган чаралар үткәрүне үз эченә ала.
2 нче октябрь көнне шундый чараларның беренчесе үтте. «Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет мәктәп-интернаты»дәуләт бюджет гомуми белем учреждениесе базасында, районыбызның хәрби чакырылыш алдында торган, ягъни 10-11 нче класс укучылары белән, хәрби тактик уеннарны үз эченә алган чара үткәрелде.
Әлеге чарада егетләрне, турникта тартылу, тирда ату, автомат сүтеп җыю кебек сынаулар көтте. Иң кызыгы, туры төбәп ату, каршы яктан саклану кебек сыйфатларны үстерергә ярдәм иткән лазертаг командалы хәрби-тактик уены булды.
Уеннар башланганчы егетләрне, Икшермә авыл җирлеге башлыгы Биккинин Алмаз Илдус улы, вакытлыча Икшермә кадет мәктәбе директоры вазыйфасын башкаручы Сагитдинова Рәсимә Наил кызы, Саба муниципаль районы Юнармия штабы начальнигы-Вәлиуллин Делүс Миндел улы, “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаил улы сәламләделәр.
“Патриотизм - үз илеңә, халкыңа, туган авылыңа, милли традицияләргә мәхәббәт ул. Без сезнең илебез белән, районыбыз белән горурлана алырлык, чын патриотлар, илен, гаиләсен, үзен саклый һәм яклый ала торган чын ир-егетләр булып үсүегезне теләп калабыз”, -диде Делюс Ридаил улы.
Уеннарда егетләр үзләренең хәрби хезмәткә әзерлекләрен, югалып калмау, кыюлык, җитезлек кебек сыйфатларын күрсәттеләр. Һәр уен төрендә җиңүче егетләргә һәм командаларга грамоталар, акчалата бүләкләр тапшырылды.
“Иңне иңгә” проекты алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк.