Олы Кибәче авыл җирлегенең алтын юбилярлары

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

1 октябрьдә Саба районында ел саен 50 ел бергә яшәгән алтын юбилярлар хөрмәтләнә. Быел бу чарада безнең җирлектән Римма һәм Раиф Гаязовлар, Нурислам һәм Кәүсәрия Латыйповлар, Гөлсинә һәм Нәкыйф Мөбәрәкшиннар катнашты. Алтын туй-ул 50 ел бергә яшәгәннән соң билгеләп үтелә торган юбилей. Бу гаилә бәйләнешләренең  ныклыгын гәүдәләндерүче мөһим һәм әһәмиятле вакыйга. Бу көнне ир белән хатын никахтагы беренче адымнарын искә төшерәләр, тарихлары белән уртаклашалар һәм, бәлки, 50 ел элек бер-берсенә биргән антларын кабатлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International