19 сентябрь көнне «ОНИКС» белем бирү үзәге укытучылары һәм укучылары ел саен узучы традицион тимбилдингка җыелдылар. Укучылар каршылыклы маршрут аша узып үзләренең җитезлекләрен сынадылар, бер-берсенә кыенлыкларны җиңәргә ярдәм иттеләр; тренинглар ярдәмендә бер-берсен яхшырак аңларга һәм командада нәтиҗәле эшләргә өйрәнделәр. Табигатьтә кичке аш, учак янында җырлар башкару, йолдызлар артыннан күзәтү, спорт уеннары – болар барысы да укучылар һәм укытучылар күңелендә озак сакланыр.Әлеге чара дустанә элемтәләрне ныгыту, команда рухын үстерү һәм яңа тәэсирләр алу өчен бик зур мөмкинлек тудырды. Һәм ул дәвамлы булыр дип ышанып калабыз.