Укытучы-логопед белән профориентацион очрашу

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Профориентация - яшьләрне ирекле, аңлы һәм мөстәкыйль һөнәр сайлауга әзерләүнең фәнни нигезләнгән системасы. Шул уңайдан мәктәпләрдә  һәр атна саен  профориентация дәресләре үткәрелә. Шул уңайдан 25 сентябрь көнне  “Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә 6-8 сыйныф укучылары өчен район психология-педагогика хезмәте укытучысы Халимова Миләүшә Рәшит кызы белән    профориентация дәресе үткәрелде . Миләүшә Рәшит кызы укучыларны логопед һөнәре белән таныштырды һәм кызыклы мастер-класс үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International