«Яшьлек» яшьләр үзәге өстәмә белем бирү педагоглары, «Тынычлык күгәрчене» акциясенә кушылды.

2025 елның 19 сентябре, җомга

«Яшьлек» яшьләр үзәге өстәмә белем бирү педагоглары, «Тынычлык күгәрчене» акциясенә кушылды. 

21 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара тынычлык көне алдыннан, «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп- интернаты” нда тәрбияләнүче балалар белән очрашу үткәрелде.  Бу очрашу барышында балалар белән берлектә, планета халыклары арасында тынычлык, дуслык һәм татулыкны символлаштырган якты плакат ясалды. Акция дус яшәүне тәрбияләүгә юнәлдерелгән һәм бер-береңне аңлау, хөрмәт итүнең мөһимлеген ассызыклый. Шулай ук очрашу барышында медиаграмотлылык темасына әңгәмә уздырдылар. Балалар мәгълүматны тәнкыйди кабул итүнең төп кагыйдәләре һәм цифрлы гигиена нигезләре турында белделәр. Чара «яшьләр һәм балалар»милли проекты максатларында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International