Татарстан Республикасының Арча территориаль Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре Саба районының Олы Шыңар урта мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар грамоталылыгы нигезләренә багышланган сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Очрашу кысаларында балаларга Кулланучылар хокукларын яклау буенча ел саен үткәрелә торган Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе оештыра торган олимпиада турында искә төшерделәр һәм быел катнашырга киңәш иттеләр.
Хәзерге мәктәп укучылары социаль челтәрләрдән актив файдаланганга күрә, аларны беренче чиратта онлайн товарлар сатып алу белән бәйле сораулар кызыксындырды. Катнашучылар тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарларны кайтару процедурасы турында фикер алыштылар. Укучылар соравы буенча техник яктан катлаулы товарлар исемлеге җентекләп тикшерелде. Шулай ук «коррупциягә каршы тору турында»гы Федераль закон нигезләмәләре дә каралды.