Саба районында яшьләр сәясәте инфраструктурасын үстерү.
10 сентябрь көнне Саба районы китапханәсендә, Саба районында яшьүсмерләр клубы һәм пихологик центр ачылу турында сөйләшү узды.
Яшьләр белән эшләү учрежденияләре Саба районында яшәүче һәр кешенең тормышында мөһим роль уйный. Алар тарафыннан районыбызда, яшьләр белән берлектә төрле чаралар үткәрелә. Тик шулайда, халык белән эшләү өчен,шул исәптән авыр тормыш хәленә эләкәннәргә, якын кешесен югалткан, ата – ана, гаилә мөнәсәбәтләре кебек төрле катлаулы тормыш ситуациясендә калган яшьләргә аңлаешлы, сыйфатлы пихологик ярдәм үзәге ачылуы кирәк.
Очрашуны Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы һәм Шәмәрдән «Салават күпере» балалар бакчасы педагог- психологы Нигматуллина Ландыш Канифовна алып барды.
Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов "Яшьләр белән элемтә булырга тиеш. Яшьләрне ишетергә, аларның фикерен тыңлый белергә кирәк", - диде. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, беренче Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комететы җитәкчесе Шакиров Данис Фәнисович,
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында ТНВ депутатлар төркеме әгъзасы Аитов Нияз Фаатович;
Саба муниципаль районы Башкарма комететының мәгариф идәрәсе җитәкчесе урынбасары Мифтахова Нәркиз Хазинуровна;
Саба муниципаль башкарма комететы каршындагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенен баш белгече Әхтәмҗанова Алсу Азатовна;
махсус хәрби операция буенча социаль координатор Мәүлитова Әлфия Маннановна,
Татарстан Республикасы яшләр үзәкләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча белгеч Сабиров Әлфис Сәлимович чыгышы тыңланды.
Катнашучылар ,командаларга бүленеп, психологик үзәктә нәрсәләр булачагы, кемнәр эшләячәге, нинди бүлмәләр булачагы турында фикер алыштылар.
"Яшьлек" яшьләр үзәге директоры әлеге чараны тәмамлап, "Яшьләрне берләштерүче һәм киләчәктә аларга очрашу, аралашу учагы булырлык үзәкнең тизрәк ачылуын һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүен телибез. Бергә булганда гына нәрсәгә дә булса ирешеп була",- диде.