Иреклелек һәм волонтерлыкны үстерү буенча республика семинары.
4-5 сентябрь көннәрендә, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Кәримов Марат Рашат улы, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы, «Игелекле Саба» игелек үзәге җитәкчесе Дәүләтшина Венера Наил кызы һәм «Яшьлек» яшьләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Сәгыйтова Айзирәк Айнур кызы, волонтерлар һәм волонтерлык берләшмәләре арасындагы хезмәттәшлек өчен җаваплы кешеләр өчен республика семинарында катнаштылар. Шулай ук Казан шәһәренең Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында иреклелекне үстерү буенча ведомствоара совет утырышы узды. Биредә Добро.РФ ассоциациясе Советы Рәисенең беренче урынбасары Кирилл Антонов, Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева чыгышы тыңланды.
Татарстанда волонтерлык эшчәнлеге «яшьләр һәм балалар»милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.