28 августта Яр Чаллы шәһәренең "Каенкай" ял базасында Татарстан Республикасының балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен "Робинзон" республика хәрби-патриотик слеты узды. Балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне, хокук бозуларны һәм җәмгыятькә каршы гамәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән әлеге чарада тәрбияләнүчеләребез дә катнашты. Иҗади номер күрсәттеләр, эстафеталар үттеләр һәм хәрби әзерлек күнекмәләрен күрсәттеләр. Төп этаплар арасында командалар мастер – классларда булдылар. Егетләрне "Лазертаг"та уйнау бик шатландырды. Хәрби-патриотик уен йомгак ясау һәм тантаналы бүләкләү белән тәмамланды. Тәрбияләнүчеләребез истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Бу онытылмаслык чара балаларга бик күп уңай эмоцияләр, күп яңа дуслар һәм тәэсирләр бүләк итте. Балаларның барысы да шатландылар!