Мәктәпкә укырга керү – баланың яңа белем, хокук һәм бурычлар, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр дөньясы ул. Яңа тормышка ничек керәчәк, беренче мәктәп еллары ничек узачак, нинди хисләр уяначак, нинди хисләр калачак? Һәр гаиләдә бу ел күңелле дулкынланулар һәм өметләр белән генә түгел, ә бераз борчылу беләндә уза, бала мәктәпкә беренче тапкыр барганда, авыр чор дип саныйлар – кечкенә кеше тормышында зур үзгәрешләр чоры. Шуңа бәйле рәвештә Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары “Исәнме, мәктәп!” дигән темага стенгазета чыгардылар.Газетада укучылар мәктәп, уку барышын үз күзалауларында төрле төсләр белән чагылдырдылар.