4 сентябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль эш буенча белгеч А.М. Вәлиева җитәкчелегендә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне кысаларында террорчылыкка каршы тору турында презентация һәм видеороликлар белән «Террорчылык җәмгыятькә куркыныч» темасына чара үткәрелде.
Үткәрелгән чараның максаты: террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору һәм профилактикалау, социаль хезмәтләр хезмәткәрләре һәм алучылар тарафыннан хәзерге җәмгыятьтә террорчылык проблемаларының мөһимлеген һәм әһәмиятен аңлау. Террорчылык янаулары очрагында гражданин башкарырга тиешле гамәлләр каралып утте.