Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре гражданнарга кулланучылар буларак аларның хокукларын яклау турында даими хәбәр итәләр һәм даими рәвештә халык белән очрашулар үткәрәләр. Күптән түгел мондый очрашу Саба районының Евлаштау авылында узды.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төп бурыч — муниципаль берәмлектә кешеләргә үз хокукларын гамәлгә ашырырга һәм аларны үтәргә мөмкинлек бирә торган шартлар тудыру. Товарлар һәм хезмәтләр базарында хокук бозулар белән көрәшүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе-мондый хокук бозуларны кисәтү һәм профилактикалау.
Очрашу вакытында гражданнарга «кулланучылар хокукларын яклау турында»РФ Законы нигезендә үз хокукларын ничек якларга кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук аларга РФ Хөкүмәте карары белән расланган билгеле бер товарларны сату кагыйдәләрен аңлаттылар. Территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде.