Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр каенның кешегә нинди файда китерүен искә төшерделәр, аның шифалы үзлекләрен, каенның игелек һәм матурлык, туган җир символы булуын белделәр. Рус гүзәле каен турында җырлар, шигырьләр искә төшердек, «Каенны яратам» дигән викторина үткәрдек. Аннары барыбыз бергә каенлыкка сәяхәт оештырдык.Сәяхәт уңышлы булды, балалар канәгать калдылар.