Педагог-оештыручылар өчен район семинары

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Балалар иҗаты үзәгенең еллык планы нигезендә 2025 елның 19 августында педагог-оештыручылар өчен «Алдынгылар хәрәкәте: лидерлык үсеш стратегиясе һәм үсеш траекториясе»темасына район семинары булып узды. Семинар барышында катнашучылар игътибарына түбәндге чыгышлар тәкъдим ителде: - "Алдынгылар хәрәкәте" нең Саба җирле бүлекчәсе җитәкчесе Хазиев И.И. «Саба муниципаль районында

алдынгылар хәрәкәте җирле бүлекчәсенең эш нәтиҗәләре һәм алдагы планнары  темасына чыгыш ясады.- Явлаштау урта мәктәбе педагог-оештыручысы Шакирова Р.Р. Беренчел бүлекчәләрнең Федераль премия бәйгесендә катнашу серләре белән уртаклашты.

Эзмә урта мәктәбе педагог-оештыручы Зиганшина Н.С. «Алга! Киттек!»еллык премиясендә катнашу үзенчәлекләре хакында сөйләде. Олы Кибәче урта мәктәбе педагог-оештыручысы  Нигъмәтҗанова А.А. катнашучыларны мәктәпнең еллык отчеты белән таныштырып үтте. Саба гимназиясе педагог-оештыручысы Саргсян Л. А. эш барышында уен технологияләрен куллану темасына мастер – классүткәрде. Семинар кызыклы, нәтиҗәле һәм дустанә атмосферада узды. Түгәрәк өстәл артында мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Мифтахова Н.Х., балалар иҗаты үзәге директоры Галимова Р.В., укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  Хөснетдинова Г.Г. һәм балалар иҗаты үзәге педагог –оештыручысы Рафикова С.Ш. катнашында гомуми нәтиҗәләр ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International