Мини-футбол буенча турнир

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Югары Шытсу авылында физкультурачылар көне уңаеннан мини-футбол буенча турнир үткәрелде. Ярышта барлыгы 7 команда катнашты. Яшьүсмерләр арасында беренчелекне Түбән Шытсу командасы яулады. Икенче урында Елыш командасы, өченче урында Югары Шытсу командасы. Зурлар арасында 1 урын Ю.Шытсу, икенче Елыш командасы, өченче урынны Т.Шытсу командасы яулады. Ярышларны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы И.Р.Гарипов катнашты. Ул җиңүчеләргә акчалата бүләк һәм грамота тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International