Җәй табигатьнең юмарт бүләкләренә бик бай, ә җәйнең соңгы ае – аеруча татлы. Чөнки умартачылар бал җыярга керешәләр. 7 августта Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Лесхоз ДИПИ хезмәткәрләре белән берлектә, әлеге вакыйга уңаеннан «бал ниятләре»дигән күңел ачу программасы үткәрделәр. Чара саф һавада узды. Картлар йорты территориясендә үз умарталыгы бар. Анда Азат абый эшли. Ул безне Үзенең умарталыгы белән таныштырды, умарталарны карарга яратуы, умартачы булып эшләве турында сөйләде.
Чараның икенче өлеше өстәл артында узды. Бал сәламәтлек һәм озын гомерлелекнең чын эликсиры булып санала. Лесхоз мәдәният йортының культорганизаторы өлкәннәрне бал турында кызыклы һәм файдалы мәгълүмат, аның файдалы, шифалы үзлекләре белән таныштырды. Шулай ук катнашучылар бал кортлары һәм бал белән бәйле образлы әйтемнәрне искә төшерделәр, " сез бал кортлары турында нәрсә беләсез?».
Чара тәмле чәй эчү белән тәмамланды. «Ашъяулык-самобранка " тәкъдим итте