«Җыр керсен күңелгә» Җәйге концерт

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

Җомга көнне Лесхоз мәдәният йорты каршындагы мәйданда «Җыр керсен күңелгә»исемле искиткеч концерт программасы үтте. Җәйге концертлар безнең бистәдә күркәм традициягә әверелде. Әлеге концерт авыл халкына музыка һәм уңай кәеф белән ләззәтләнергә мөмкинлек бирде. Концерт Лесхоз мәдәният йорты, Сабабаш һәм Туктар авыл клублары үзешчән коллективлары белән берлектә әзерләнде.  Бу концерт шатлык кына китермәде, бистә халкының йөрәгенә позитив төсмер дә өстәде дип өметләнәбез. Чөнки һәркем көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, яраткан җырларың тыңлап бистәдәшләре,дуслары.туганары  белән бергә күңел ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International