ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы токым орлыкларының өченче ротациясен чәчү эшләре алып барыла. "Барлыгы 4 миллион данә нарат орлыгы чәчү планлаштырыла, - дип сөйләде үзәкнең баш инженеры Муса Мингәрәев. - Якынча эшләр 10 августка кадәр тәмамланачак"» "Шулай ук кырларда беренче һәм икенче ротацияүсентеләре көчәя бара. Аларның хәле яхшы дип бәяләнә. Аларга автоматлаштырылган су сибү һәм ашламалар кертү оештырылды"- дип өстәде ул.
Исегезгә төшерәбез, ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең җитештерү куәте елына 12 млн. данә чәчүлек тәшкил итә. Үзәк 11,3 га мәйданны били, анда 4 теплица, 13 өстәмә үстерү кыры, чәчкеннәрне суыту һәм саклау корпусы, 2 склад һәм башка объектлар урнашкан. ТР ЛССҮ заманча автоматлаштырылган җайланмалар белән җиһазландырылган. Татарстан Республикасында стандарт утырту материалын үстерү «Зкологик иминлек» милли проектының «Урманнарны саклау»төбәк проекты кысаларында үткәрелә. Быел барысы 30,9 млн. данә чәчүлек үстерү планлаштырылган.