«Оста-Саба» сәламәтләндерү лагеренда Яңа мастер-класслар старт алды, балалар беренче эш итеп термомозаика дөньясына чумдылар! Бу мавыктыргыч техника кечкенә пластик детальләрдән ачык һәм оригиналь композицияләр ясарга мөмкинлек бирә.
Робот техникасы буенча тагын бер мавыктыргыч мастер-класс үз эшен башлады! Яшь инженерлар үзләренең киләчәк иҗатларына катлаулы алгоритмнар булдырлар һәм программалар яздылар.
Яшь осталар шулай ук балта остасы, агач эше белән дә бик кызыксынып шөгыльләнәләр. Балалар башта компьютер программасы ярдәмендә үзләренең булачак агач эшләнмәләрен ясыйлар, аннары шуны фанер ярдәмендә эшләп тәкъдим итәләр.
Хәсәнов Илнат Илшат улы безнең егетләр өчен дроннар буенча мастер-класс үткәрде! Башта ул бу гаҗәеп аппаратларның эш принцибын җентекләп аңлатты, аннары балалар аппарат белән идарә иттеләр, үзләрен чын пилотлар итеп тойдылар!
Тагын бер искиткеч мастер-класс — түбәтәйләр ясау булды! Балалар фетр белән бик мавыгып эшләделәр, татар милли оргаменты белән матур баш киемнәре ясадылар.
«Оста-Саба» сәламәтләндерү лагеренда Мастер-класслар туктамый, һәм бүген без яңа, искиткеч матур һәм нәфис мастер-класс ачтык - агачтан муенсалар ясау! Кул эшләре белән шөгыльләнүче кызлар чын могҗизалар эшли. Алар агач эшләнмәләрне, ялтыравык, күбәләк, йөрәк һәм башка матур детальләр кулланып, нәфис муенчаларга әйләндерә.
Беренче нәтиҗәләрне түземсезлек белән көтәбез!