ТР мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк»VIII слеты

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

          Бүген Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ базасында ТР мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк»VIII слетын рәсми ачу тантанасы булды. Анда ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы урынбасары Сергей Ковалев, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Рюхов, Кукмара муниципаль районы башлыгы урынбасары Резеда Гаянова һәм башкалар катнашты.

 Ярышларның флагын күтәрү ТР мәктәп урманчылыкларының VII слетында җиңүчеләр – «Нургали оныклары»мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләргә насыйп булды. Слет ачылганнан соң «Яшь урманчылар»төп конкурсы үткәрелде. Укучылар «Ботаника һәм дендрология», «Таксация», «урманнарны саклау һәм яклау», «урман торгызу һәм урман үрчетү», «Геодезия», «туфракны өйрәнү», «янгын сүндерү», «урман хуҗалыгында машиналар һәм механизмнар» һәм «хезмәтне саклау»юнәлешләре буенча эссе яздылар һәм берничә практик бирем үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International