«Юл билгеләре илендә» танып белү сәгате

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

24 июль көнне Сабабаш авыл клубы хезмәткәре балаларга  «Юл билгеләре илендә» танып белү сәгатен үткәрде. Мәдәният хезмәткәре балаларга юл билгеләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләде. Уен рәвешендә балалар төп юл билгеләрен өйрәнделәр, светофорның ни өчен кирәклеген һәм җәяүлеләр кичүен ничек кичәргә кирәклеген искә төшерделәр, авыл ишегалдында һәм урамнарында велосипедта йөрү кагыйдәләре һәм башка заманча транспорт чаралары турында фикер алыштылар. Балалар барлык сорауларга да дөрес җавап бирделәр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International