Тернәкләндерү үзәге хезмәтләрен алучылар белән әңгәмә

2025 елның 11 июле, җомга

    Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, товар сатканда кулланучыларның хокукларын алдау һәм ялгыш юлга этәрү очракларыннан яклау өчен, Саба муниципаль районындагы «Балкыш «тернәкләндерү үзәгендә әңгәмә үткәрделәр.
    Әңгәмә барышында сыйфатсыз товарларны кайтару һәм алмаштыруга, срокларны бозуга кагылышлы мәсьәләләр каралды, шулай ук тыңлаучыларда яраклылык срогы чыккан товарларны сатып алганда нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турындагы тәкъдимнәр аеруча кызыксыну уятты.
    Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый грамоталылыкны арттыру максатында күрсәтмә һәм мәгълүмат әсбаплары, белешмәләр, буклетлар бирелде, «кулланучылар хокукларын яклау турында»РФ Законы нигезендә үз хокукларыңны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International