Җәйнең бу иң матур көнендә, саф һавада Явлаштау урта мәктәбе укучыларын табигатьтә кызыклы чәчәкләр квесты көтә иде. Бу квест чын маҗарага әверелде! Балалар чәчәкләргә яшеренгән табышмакларга җаваплар таптылар . Көнебез балаларга бик күп шатлыклы мизгелләр бүләк иткән мавыктыргыч уеннар белән тәмамланды.