4 айлык киеренке хезмәт һәм лаеклы җиңү – безнекеләрдә! Явлаштау урта мәктәбенең беренчеләр командасы 3 нче урынны яулады һәм киләчәктә әлеге хәрәкәт белән бәйле үз идеяләрен тормышка ашыру өчен 200 мең сум күләмендә грант отты. Шулай ук Шәмәрдән лицее укучыларын да котлыйбыз, алар бәйгенең призерлары исемлегендә. Сез - безнең районның горурлыгы! Сезгә яңа казанышлар һәм якты җиңүләр телибез.