Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узган «Күрше фест» халык конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Приз фонды – 20 миллион булган әлеге конкурска Татарстаннан 585 проект тәкъдим ителгән, шуларның 64е грант алган.
Шунысы куанычлы, җиңүчеләр арасында безнекеләр дә бар. Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Алисә Гимадиева командасы белән 3 ишегалдында «Халкымның күңел бизәкләре” дип исемләнгән чаралар уздыру хокукын алды. Әлеге чараларда татар халкының милли бизәкләре турында сөйләшү, әлеге бизәкләрне агачка төшереп буяу буенча мастер-класслар, милли уеннар, фотосессия үткәрү һәм халкыбызның милли ашлары белән чәй эчү планлаштырыла.
24 июльдән Байлар Сабасында мавыктыргыч ишегалды бәйрәмнәре башлана. Аларга уңышлар телибез!