Сәламәт яшәү рәвеше-заман таләбе. Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру проблемасы актуаль проблемаларның берсе булып тора. Сәламәт булу модага һәм абруйга әйләнде.Кеше тормышы игелекле, бәхетле булсын өчен төрле өлешләр кирәк, алар арасында сәламәтлек иң мөһим урынны алып тора. Саба район китапханәсендә, “Алтын куллар” клуб берләшмәсенә йөрүче ханымнар белән «Сәламәтлегебез безнең кулда» дип исемләнгән әдәби сәгате узды. Әңгәмә барышында сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте турында сөйләнде, алар рәхәтләнеп катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, үзләренең тормыш хәлләре, шулай ук яшьлекне озайту һәм сәламәтлекне ныгыту рецептлары турында бүлештеләр. Үләннәрнең, җиләк-җимешләрнең һәм яшелчәләрнең шифалы үзлекләренә, зарарлы гадәтләрдән баш тарту буенча мәглүмат бирелде. Аннары катнашучылар «Сәламәт булырга теләсәң " викторинасы сорауларына җавап бирделәр, сәламәтлек турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.