28 июнь көнне Шәмәрдән авылында Яшьләр көне үткәрелде!
Мәдәният йорты янына җыелган халык, яшьләр арасында танылган артистлар белән рәхәтләнеп ял итте бу көнне. Яшьләрне кызган табада биетучеләр - шоумен һәм талантлы мультиинструменталист Fanzil һәм җырчы Milyash иде.
Кичәне алып баручы — харизматик Рафил Галимуллин, барысын да күтәренке кәеф белән рухландырды!
"Бүген без яшьләр көнен билгеләп үтәбез. Бу яшәү көче, энергия һәм илһам таратучы барлык кешеләрне берләштерүче бәйрәм! Сезнең кайберләрегез тормышның ачышлар һәм казанышлар белән тулы шушы искиткеч чорына аяк баса гына, ә кайберләрегез инде бик күп сынаулар һәм хезмәт аша үтеп, тәҗрибә һәм зирәклек туплады. Нәкъ менә шуңа күрә сезгә энергиягез, креативлыгыгыз, инициативалылыгыгыз һәм алга барырга омтылуыгыз өчен рәхмәт әйтәсе килә! Бәйрәм белән сезне !",- дип котлады барысын да яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Рамазан улы Гарипов. Шулай ук «Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләрен һәм район активистларын яшьләр тормышын үстерүгә керткән зур өлешләре өлешләре өчен, акчалата һәм грамота белән бүләкләде. Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Альберт Кави улы да районыбызның актив яшьләрен котлады һәм бүләкләр тапшырды.
Чакырылган артистларның чыгышларыннан тыш, яшьләр, Шәмәрдән мәдәният йорты җырчыларының да концерт номерларын рәхәтләнеп тыңлады. Шулай ук биредә төрле мавыктыргыч уеннар үткәрелде, «Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләре килгэн кунаклар белән кызыклы әңгәмә дә төшерде. Уеннарда катнашучылар өчен «Яшьлек» яшьләр үзәге махсус бүләкләр әзерләгән иде.
Кыскасы, әлеге көн, яшьләр өчен дә, күңелләре белән яшь булып калганнар өчен дә зур бәйрәмгә әверелде. Һәр кешенең йөзендә елмаю, шатлык балкыды. Һәркеше биеде, җырлады, күңел ачты.