Тик бер генә елга китә егет, бик тиз үтеп китәр бу вакыт.
Ата-ана өчен ун ел кебек, алар көтәр улын сагынып.
Тыныч булсын берүк илебез, яхшы хезмәт телик аларга.
Ир-егетнең изге бурычы бу - Туган җирне, илне сакларга.
Бүген Олыяз авылының акыллы, тәртипле егетләреннән берсе, тырыш егетебез – Хафизов Нияз Алмас улы армия сафларына хезмәт итәргә китте. Армиягә яраклы егет үстерү, әти – әни өчен һәм авылдашлар өчен чиксез горурлык ул. Ниязга без бары тик ак юллар, ә Фирүзә белән Алмасга күркәм сабырлык, саулык – сәламәтлек телибез.