«Яшьләр һәм спорт бердәм - шуңа күрә җиңелмәс» исемле сәламәтлек сәгате

2025 елның 28 июне, шимбә

 25 июнь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә яшүсмерләр өчен «Яшьләр һәм спорт бердәм - шуңа күрә җиңелмәс» исемле сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре яшүсмерләргә үз сәламәтлекләренә ничек карарга кирәклеге турында сөйләделәр. Әңгәмә вакытында катнашучылар  «сәламәтлек» төшенчәсенең билгеләмәсен формалаштырдылар. Сәламәт яшәү рәвеше кешенең үз-үзен акыллы тоту системасы, чыныгу, дөрес туклану, зарарлы гадәтләрдән баш тарту. Чара ахырында катнашучылар арасында интеллектуаль уен үткәрелде. Егетләр һәм кызлар үзара ярыштылар, сәламәтлек һәм спорт төрләренә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International