Юбилей белән котлау.

2025 елның 17 июне, сишәмбе

       Өч Нарат авылында яшәүче Даутова Зөләйха Даут кызы 15 июнь көнне -95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Гарипова.Даутова Зөләйха Даут кызы 1930 елның 15 июнь көнендә Саба районы Өч Нарат авылында туып шунда үсә.

      Яшьлек вакыты авыр сугыш елларына туры килә. Авылдагы барлык авыр эшләр шул чор балалары белән рәттән Зөләйха апа җилкәсеннән үтә. 14 яшеннән алып Икшермә җирлегендәге төрле эшләрдә хезмәт куя: җир сукалый, урман кисә. Аннан лаеклы ялга чыкканчы фермада мал карый.

      1955 елны Сибгатуллин Сәлим Тимербай улына кияүгә чыга. Бергә яшәгән дәвердә 6 бала (6 малай) тәрбияләп үстерәләр.

       Даутова Зөләйха хәзерге көндә дә Өч Нарат авылында тормыш итә. Балалары, оныклары, оныкчыклары һәрдаим кайтып кайгыртып торалар бәхетле әбине.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International