2025 елның 1 июненнән 30 июньгә кадәр наркотикларга каршы юнәлдерелгән һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча Бөтенроссия айлыгы үткәрелә, ул 26 июнь – Халыкара наркотик матдәләр куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә туры килә.
17нче июнь көнне «Наркотикларга каршы бергә” дигән исем астындагы наркотикларга каршы айлык кысаларында Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында "Күңелле стартлар" узды