Бүген безнең Саба урта мәктәбе яны “Салават күпере” лагеренда күңелле вакыйга булды: дүрт автобуска төялеп лагерьга йөрүче балалар дүрт фермага юл тотты. Беренче төркем балалары Туктар авылында “ООО СХП –Юлбат” фермасында булды. Аларны анда комплекс начальнигы Фәнис Бариев каршы алды, ферманың эшчәнлеге белән балаларны таныштырды. Укучылар сыерлар, бозауларның тору урыннарын күрде, сөтнең ничек итеп кибетләргә килгәнен белде.
Икенче отряд “ООО Лукоз Саба “ фермасына барды, хуҗасы Гарипов Рәзил Наил улы. Укучыларны Ландыш Фәрит кызы җылы каршылады. Балаларга кәҗәләрне күреп, аларны ашату мөмкинлеге дә булды. Укучыларны кәҗә сөтеннән ясалган туңдырма белән сыйладылар.
Өченче ООО “Игенче” комплексында булды. Аларны баш зоотехник Вәлиев Марс Фәрид улы ферма буйлап экскурсиягә алып кереп китте. Балалар башта катнаш азык ясала торган цехта, аннан соң сыер саву залында булдылар, сөт саклый торган суыткыч цистерналарын да күрделәр. Балаларга иң ошаганы бер айлык бозауларны ашату булды.
Дүртенче отряд ООО “СХП Югары Шытсу” ферма комплексына барды. Ферманың технологы Абдуллин Илдус Зөфәр улы укучыларны якты йөз белән каршылады, аларны комплексның эшчәнлеге белән таныштырды.
Мәктәп яны лагере тәрбиячеләре, балалары, аларның әти-әниләре исеменнән, вакытларын жәлләмичә безне якты йөз белән каршылап , безне ферма эшчәнлеге белән таныштырган өчен хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез, уңышлар телибез.