Күпмилләтле төбәгебезнең бай мәдәнияте үсеп килүче буынга тәрбия һәм белем бирү өчен зур мөмкинлекләр бирә. Һәр халыкның үз йолалары, бәйрәмнәре, уеннары бар. Безнең төп бурыч үсеп килүче яшь буынны гореф-гадәтләребез, йола-бәйрәмнәребез белән таныштыру. Елдагыча МБМБУ Саба 1нче “Шатлык” балалар бакчасында «Сабантуй» бәйрәме узды. Сабантуй ул - кыр эшләре, чәчү тәмамлануны күңелле бәйрәм итү. Анда милли җыр-биюләр, шаян бәйгеләр, спорт ярышлары тынмый. Бу бәйрәмдә балалар җитезлектә, өлгерлектә көч сынаштылар, спорт уеннарында катнаштылар, ярыштылар. Татар халкының: «Ат чабышы», «Капчык киеп йөгерү», «Көянтә белән су ташу», «Аркан, таяк тартышу», «Кашыкка йомырка салып йөгерү», “Көрәш” кебек милли уеннарда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Сабантуй бәйрәме уртак татар биюе белән тәмамланды.